Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык Йортында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенә 20 ел тулу уңаеннан бәйрәм концерты булачак

Татарстан халыклары Дуслык Йортында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенә 20 ел тулу уңаеннан бәйрәм концерты булачак

admin 19.04.2016

(19 апрель, 2016 ел) Казан шәһәренең “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” мәгариф үзәгенә 20 ел булуны бәйрәм итү уңаеннан 20 апрель көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортында концерт булачак.

Казан шәһәре администрациясе башлыгының 1995 елның 7 август карары белән Казан шәһәренең “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” мәгариф үзәге 1995 елда ачыла. Мәктәпнең оештыручысы — Казан шәһәре идарәсе.

Татарстан – күпмилләтле республика. Биредә 173 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Республикада алып барыла торган Татарстанда яшәүче халыкларның телен һәм мәдәниятын үстерүгә юнәлтелгән милли сәясәт Казан шәһәрендә “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе”н ачарга мөмкинлек бирде. Әлеге мәктәп төрле милләт вәкилләренең белем алу буенча, иҗтимагый-мәдәни һәм дини ихтыяҗларын, иҗади үсеш алу мөмкинлекләрен канәгатьләндерү максаты белән оештырылды.

1992 елда Казан шәһәренең Совет урамында урнашкан Пионерлар йортында еврей якшәмбе мәктәбе ачыла. Биредә еврей группасыннан кала чуаш, әрмән, украин һәм мари бүлекләре дә оеша. Ә 1995 елда Казан шәһәре администрация башлыгының №1031 карары белән “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” мәгариф үзәге теркәлә.

Әлеге мәктәп Казанда яшәүче төрле милләттән булган олылар һәм балалар үзләренең туган телләрен, үз халыкларының мәдәниятларын һәм гореф-гадәтләрен, фольклор, җыр һәм биюләрен өйрәнә алсын өчен оештырыла. Әмма мәктәпнең ишекләре әлеге дәресләрне тыңларга теләге булган рус, татар һәм башка милләт вәкилләре өчен дә һәрчак ачык. Биредә шулай ук инглиз, корея, хинди кебек чит телләрне өйрәнергә; һинд, башкорт, кавказ һәм башка халык биюләре белән шөгыльләнергә мөмкин.

Бүгенге көндә Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе – ул Татарстан өчен генә түгел, ә Россия өчен дә уникаль проект.

Концерт 16:00 сәгатьтә башлана.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57