Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык Йортында гәрәп телен өйрәтә башладылар

Татарстан халыклары Дуслык Йортында гәрәп телен өйрәтә башладылар

admin 19.10.2015

(19 октябрь, 2015 ел) ТР гарәп студентлары Союзы ярдәме белән Татарстан халыклары Дуслык Йортының Якшәмбе мәктәбе базасында гарәп теле курслары ачылды. (ФОТО)IMG_3047-e1445172826315

Дәресләр һәр якшәмбе 15:00дә башлана. Гарәп телен яңа гына өйрәнә башлаган ике балалар группасы оештырылган.

Балалар белән төрле диалектларны белгән үз эшенең осталары, гарәп теле белгечләре эшли: Суданнан Абдаллахамза Исра Авад һәм Гыйрактан Аламери Амира Касам. Алар нинди дә булса төшенчәнең гарәп телендә ничек яңыравын гына түгел, ә ни өчен алай яңгыравын да аңлатып бирә алалар.

Курсларга йөрүчеләр дәрестә телне генә өйрәнеп калмыйча, гарәп илләрендә кабул ителгән гореф-гадәтләр турында мәгълүмат алалар.

IMG_3036-e1445172992275

Классик гарәп (фусха) – Коръән теле. Ул норматив тел булып санала, заман авторлары аның синтаксик һәм грамматик нормаларын кулланырга тырышалар. Гарәп ММЧ, әдәбияты, телевидениесе теле нәкъ менә гарәп теленә нигезләнгән. Ул гарәп илләренең телгә ия булган күп кенә грамоталы кешеләренә аңлаешлы.

Гарәп теленең төп диалектлары: ливан, сирия, мароккан, мисыр, тунис, Фарсы Култыгы илләре диалекты һәм башкалар. Тел белгечләре фараз итүенчә, әдәби телгә Сирия, Палестина һәм Иордания диалектлары якын килгән. Әмма иң күп таралганы – мисыр диалекты. Нәкъ менә аны гарәп илләренең барысында да диярлек аңлыйлар.

Русалина Гайнатулина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57