(18 ноябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында ТР күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компоненлы мәктәпләр укучылары фестиваленең гала-концерты үтте.
Татарстан Республикасында яшәп, әлеге мәктәпләрдә укучылар (ә бу балалар да, олылар да)үзләренең туган телләрен, үз милләтләренең мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен, тарихи ватаннарының фольклор, җыр, бию, тарих һәм географиясен өйрәнәләр.
Фестивальгә Татарстанның төрле районнарының күпмилләтле мәктәпләре укучылар килде. Төгәл әйткәндә, Казанга 11 районнан 200дән артык катнашучы җыелды.
Көннең беренче яртысында күпмилләтле мәктәпләр фестивале катнашучылары өч номинация буенча сайлап алу турлары үттеләр: хореография, вокал һәм халык иҗаты. Һәр номинациядән жюри бары иң әйбәт биш номерны гына сайлап алды.
Жюри әгъзалары күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары һәм аларның җитәкчеләренә үз милләтләренең үзешчән мәдәниятын, сәнгатен, телен һәм әдәбиятын, гореф-гадәтләрен популярдаштыру, саклау һәм үстерү буенча лаеклы эш алып барганнары өчен рәхмәтен белдерделәр. “Сез яхшы һәм кирәкле эш белән шөгыльләнәсез”, — дип әйттеләр.
Фестивальне тәмамлап гала-концерт үтте. Аны Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин ачты. Концертта төрле халык вәкилләренең үзара чын һәм дус аралашуын күзәтергә мөмкин иде.
Фестивальнең барлык катнашучылары лауреат дипломнары алдылар, ә җиңүчеләр диплом һәм акчалы сетрификатларга ия булдылар.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге