(20 ноябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортының конференция залында милли-мәдәни автономияләр өчен “Грантка гариза бирү буенча инструментлар” темасына өйрәтү үзды.
Семинар барышында гариза бирү вакытында документларны дөрес тутыру, максат һәм бурычларны билгеләү буенча сораулар каралды, шулай ук бүгенге көндә төп грант бирүчеләр исемлеге һәм грант системасы ярдәмендә эшләүче иҗтимагый юнәлешләр каралды.
Мондый өйрәтүләр еш үткәрелә. Нәтиҗәләр турында Татарстан халыклары Ассамблеясының милли-мәдәни автономияләре алган грантлар динамикасы сөйли. 2010 елдан 2015 елга кадәр милли-мәдәни беләшмәләр тарафыннан барлыгы 11 миллион 400 мең сумга 47 иҗтимагый-мәдәни проект тормышка ашырылган.