Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык Йортында чит ил студентлары үз осталыкларын күрсәттеләр

Татарстан халыклары Дуслык Йортында чит ил студентлары үз осталыкларын күрсәттеләр

admin 30.11.2015

(28 ноябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Татарстан Республикасы чит ил студенты көне” II республикакүләм студентлар иҗаты фестивале үтте.

Бу елгы фестивальнең девизы болай яңгырый: “Мәдәни чуарлык” (“Культурное многоцветие”). Фестивальне оештыручылар – ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәдәният һәм аралашу Үзәге, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы, ТР югары профессиональ белем бирү оешмалары.

IMG_5475

Жюри булып танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре сайланды. Студентлар сәнгатен Россиякүләм фестивальләр һәм конкурслар лауреаты, “Сдвиг” камера театры актрисасы Алсу Сөнгатова; режиссер, хореограф, постановщик, Россиякүләм һәм халыкара конкурслар җиңүчесе, Франциянең ЮНЕСКО бию буенча советы әгъзасы Кобул Амонов, халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты, “Шоу-тайм” вокал мәктәбенең сәнгать җитәкчесе Диана Шавгулидзе, Пятницкий исемендәге дәүләт хоры экс-солисты, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле солисты Марина Карпова, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров һәм жюри председателе, А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге директоры, “Шум” бию театры җитәкчесе, ЮНЕСКО советы әгъзасы Ирина Алешина бәяләде.

Казан югары белем бирү оешмалары студентлары үз милли мәдәниятлары үзенчәлекләрен төрле номинацияләрдә күрсәттеләр: вокал, хореография һәм уен коралларында уйнау. Чынлап әйткәндә, катнашучылар географиясе – бөтен җир шары. Азия өлешен Монголия, Төркия, Таджикистан, Һинд, Вьетнам, Казакъстан, Төркмәнстан, Шри-Ланка, Үзбәкстан, Израил, Малайзия, Әзербайҗан, һәм Грузия илләреннән килгән студентлар, ә Африканы Мадагаскар, Нигерия, Бурунди, Свазиленда һәм Марокко студентлары тәкъдим итте. Шулай ук Латвиядан килгән студентлар, Америкадан кубалы һәм колумбиялеләр чыгыш ясады.

IMG_5666

Сайлап алу турының иң әйбәт номерларын (ә аларның саны биш дистәгә җитте)4 декабрь көнне фестивальнең гала-концертында күрергә мөмкин булачак. Концерт Казан федераль университетының “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында узачак.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57