Татарстан халыклары Дуслык Йортында Республикакүләм «Дулкыннар» конкурсының гала-концерты узачак. Быел конкурс татар шагыйрәсе Клара Булатова тууына 80 ел тулуга багышлап оештырыла.
2006 елдан алып әлеге конкурс Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнәшева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗиб Җиһанов, Мансур Мозафаров, Фәрид Яруллин, Хәсән Туфан кебек татар халкының атаклы шәхесләренә багышланган булган.
Конкурсынң оештыручылары — Татарстан халыклары Ассамблеяся һәм Дуслык Йорты булышлыгы белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге.
Быел «Дулкыннар» конкурсына 600дән артык гариза кабул ителгән. Конкурса берничә номинация: вокал, нәфис сүз, оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр, рәсем сәнгате.
Иҗади ярыш өч төрле яшь категориясендә бара: кече группа — 1-6 сыйныфлар, урта группа — 7-11 сыйныфлар һәм өлкән группа — югары уку йортлары студентлары.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге