Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык йортында «Җанга якын туган як» күргәзмәсе ачылды

Татарстан халыклары Дуслык йортында «Җанга якын туган як» күргәзмәсе ачылды

admin 24.08.2024

«Җанга якын туган як»  Татарстан халыклары Дуслыгы йортында әнә шулай дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Биредә Татарстан рәссамнары  Республика көненә багышланган эшләрен тәкъдим иттеләр.

«Туган якка ихлас һәм хөрмәт тулы мөнәсәбәт, тормыш агышын сиземләү, Татарстан халыклары кичерешләре, аларның вакыйгаларга карата мөнәсәбәте әлеге картиналарда чагылыш таба. Нәкъ менә алар халыкның мәдәни үзаңын саклый да инде.  Рәсемнәрдә төрле төсләр ярдәмендә кеше күңеле көзгесе, аларның шәхси  борчуларын бик иҗади тасфирланган,барысын да бер идея берләштерә-туган  якка мәхәббәт» дип басым ясады Татарстан рәссамнары берлеге рәисе Альберт Шиабиев.

Мәдәни  Казан чираттагы тапкыр Татарстан территориясендә яшәүче халыкларга карата тирән хөрмәтен белдерә. Әсәрләрдә республиканың  архитектур мотивлары һәм башкала күренешләре чагылыш тапкан. Алар аша тарихи үткән һәм республик шәһәрләренең үзенчәлекле, милли колориты белән танышырга мөмкин.

Төрле милләт рәссамнары Татарстан матурлыгы һәм байлыгын иҗади образлар аша тәкъдим итә. Башкала халкы һәм кунаклары өчен Татарстан халыклары дуслыгы йорты галереясендәге күргәзмә сентябрь уртасына кадәр эшлиячәк.

ТХДЙ мәгълүмати үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57