(20 март, 2017 ел) Дәүләт Советында III Татарстан халыклары Съездын үткәрү һәм аңа әзерләнү буенча оештыру комитеты утырышы үтте. Биредә 2017 елның 22 апрелендә узачак әлеге зур масштабтагы форумга әзерлек чаралары хакында фикер алыштылар.
Утырышны Дәүләт Советы рәисе, оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды, дип хәбәр итә ТР парламентының матбугат хезмәте.
Әлеге вакытта республиканың барлык муниципаль районнарында дәүләт милли сәясәте Концепциясен тормышка ашыру һәм Съездга делегатлар сайлау буенча Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышлар уза. ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары — Эчке сәясәт буенча ТР Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев сүзләре буенча, андый 37 утырыш инде узган. Муниципалитетлардан делегатларны билгеләү процессы 30 мартка кадәр тәмамланачак дип планлаштырыла. Ә милли-мәдәни автономияләр (республикада алар 36) үз делегатларын сайлап бетергән инде. Татарстан халыклары Съездында территорияләрдән һәм милли-мәдәни оешмалардан барлыгы 730 делегат катнашачак. Моннан тыш Россия регионнарыннан, шулай ук ерак һәм якын чит илләрдән кунаклар чакырылачак.
Республика Премьер-министры урынбасары, оештыру комитеты рәисе урынбасары Васыйл Шәйхразыев Татарстан халыклары Съездын уздыру һәм аңа әзерләнү буенча чаралар планы үтәлеше турында сөйләде. Аның әйтүенчә, план төгәл һәм аксамыйча үтәлеп барыла, «күп кенә оештыру эшләре инде төгәлләнгән». Аларның бер өлеше эшче группалар кысаларында он-лайн диярлек режимда каралган.
Татарстан халыклары Съездын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрәчәк. Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру акпектларының күбесе чыгыш ясаучылар тарафыннан аерым яктыртылачак.
Төп форумны оештырудан тыш, Татарстан халыклары Съезды кысаларында бик күп чаралар планлаштырыла. Мисалга, Съездга кадәр «Халыклар һәм традицияләр» Татар киносы көннәре, «Звонкая капель» республикакүләм балалар фольклор коллективлары фестиваленең гала-концерты, милли әдәбият күргәзмәләре һәм Милли музейда агарту очрашулары, «Рус теленнән тоталь диктант» халыкара мәгариф акциясе, Татар теленнән халыкара олимпиада һәм башкалар узачак. Съезд үткән көнне Татарстан Республикасында яшәүче халыклар иҗатының декоратив-гамәли күргәзмәсе, Халыклар Дуслыгы Йортлары экспозициясе, «Күпмилләтле Татарстан» һәм «Без — Россиянең бер өлеше» фотокүргәзмәләре ачылачак.
Оештыру комитетының утырышы ахырында Фәрит Мөхәммәтшин тагын бер кат Татарстан халыклары Съездының республикабыз иҗтимагый-сәяси тормышындагы бик мөһим вакыйга икәнлеген билгеләп үтте. Моңа кадәр 1992 һәм 2007 елларда узган Татарстан халыклары Съезды республикадагы милләрара һәм динара үсешкә нык тәэсир итте, республикадагы милли-мәдәни хәрәкәтне оештыруга үзгәрешләр кертте.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге