Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премиясенә ия булды. Бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров алды.
Бүләкләү тантанасы Казан Кремелендә узды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, премия лауреатлары республиканың иҗтимагый хәрәкәте үсешенә зур өлеш кертәләр.
«Быел лауреатларны бүләкләү тантанасы Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп үткәрелә. Бу бәйрәм күпмилләтле илебез тормышында мөһим әһәмияткә ия, җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында без республиканың иҗади үсешендә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм гражданлык татулыгын саклауда гражданнар җәмгыяте институтларының югары ролен билгеләп үтәбез. Пандемия авырлыкларын җиңеп чыгуда һәм кешеләргә ярдәм күрсәтүдә иҗтимагый берләшмәләрнең роле бәяләп бетергесез.
Бүген без «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе»н бүләклибез, ул барлык халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашу кыйммәтләрен эзлекле рәвештә яклый. Аның составына республика милли-мәдәни мохтариятләренең 30 яшьләр берләшмәсе вәкилләре керә», — дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан Президенты.
Үз чиратында, Тимур Кадыйров Яшьләр Ассамблеясе эшчәнлегенә шундый югары бәя бирүләре өчен рәхмәтен белдерде.
«Бу бүләк республика яшьләрен туган телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм яшьләр арасында мәдәниятара элемтәне ныгытуга юнәлдерелгән яңа креатив проектларга тагын да илһамландырыр дип ышанам», — дип сөйләде Кадыйров.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге