Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы яңа проектка старт бирде

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы яңа проектка старт бирде

admin 30.03.2016

(30 март 2016) Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы вәкилләре “Г.Тукай турында 130 факт” (“130 фактов о Г.Тукае”) дип исемләнгән марафонга старт бирде. Әлеге марафон күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай тууга 130 ел тулу уңаеннан оештырыла. Чарада теләгән һәркем катнаша ала.

Марафонның төп геройлары – төре милләттән булган Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы вәкилләре. Алар Г.Тукайның тормышыннан булган вакыйгалар турында сөйләп, видеотасмалар әзерләячәк. Марафон барышында Инстаграм челтәренә шундый 130 видеотасма эленәчәк.

Әлеге чарада күренекле һәм танылган шәхесләр дә катнашачак. Алар бу проектка Республика халкының игътибарын җәлеп итәргә булышачак, дип сөйли марафонны оештыручылар. Мисалга, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов үз ризалыгын биргән инде.

Марафонда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Г.Тукайның тормышыннан булган берәр вакыйга турында сөйләп, 15 секундлык видеотасма төшерергә һәм аны #Тукай130 хештегы белән Инстаграм челтәренә элергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы вәкилләренең мондый зур проектны беренче генә үткәрүләре түгел. Күптән түгел алар “М.Җәлил шигырьләрен уку” (“Чтение стихов М.Джалиля”) марафонын оештырганнар иде. Әлеге чарада төрле милләт вәкилләре шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп, видеотасмаларын шул ук Инстаграм челтәренә урнаштырдылар.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Европа татарлары Чехиядә очраша
Далее: Казанда «JADIDFEST» фестивале узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57