Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары үз талантларын күрсәтәчәк

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары үз талантларын күрсәтәчәк

admin 22.11.2016

(22 ноябрь, 2016 ел) 26 ноябрь көнне Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Чит ил студентлары көне» республикакүләм студентлар иҗаты фестиваленең сайлап алу туры узачак. Яшьләр Ассамблеясе активистлары да әлеге күпмилләтле бәйрәмнең катнашучылары булачак.

oSZpGdeG3Ic

Фестиваль шушы юнәлеш һәм номинацияләр буенча үтә: вокал (эстрада, фольклор, академик), бию (эстрада, фольклор, классик, фристайл), театр (Эстрада миниатюралары студентлар театры, нәфис сүз), оригиналь жанр (синхробуффонада, цирк, пантомима, утлар театры), музыка (уен коралларында соло-башкару, уен кораллары ансамбле, вокал-уен кораллары ансамбле, бит-бокс).

Иң талантлылар 13 денкабрь «Уникс»та узачак «Чит ил студенты көне» фестиваленең төп йолдызлары булачаклар. Номинацияләр җиңүчеләренә оештыручылар истәлекле бүләкләр тапшырачак.

Фестивальнең оештыручылары: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәдәният һәм диалог үзәге, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, Татарстанның югары профессиональ белем бирү мәгариф оешмалары.

Фестиваль «2014–2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы, «Россия нациясе бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларыныж милли-мәдәни үсеше (2014-2020 еллар)» федераль максатчан программа кысаларында оештырыла. Әстәмә мәгълүмат буенча 8 9656070390 (Елена) номерына шалтыратып белергә мөмкин.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57