Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары мастер-класс үткәрде

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары мастер-класс үткәрде

admin 31.03.2017

(31 март, 2017 ел) Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү практикасы үзәгендә «МУВИ» форум-театрының мастер-классы узды. Әлеге очрашуны «Имин мәгариф мөхите» проекты авторлары оештырды.

«МУВИ» (Мирное Урегулирование Вопросов Интернационала) форум-театры Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистарының иҗат проекты. Аның асылында милләтара киеренкелекне уен формасында чишү ята. Форум-театр командасы үсештә, яңа катнашучыларны кабул итә, актуаль сценарийлар төзи, конфликтлы вакыйгадан чыгу юлларын яшьләр белән бергәләп эзли.

Сценарий буенча уен барышында кульминацион момент була. Бу вакытта тамашачыларга актерлар белән рольләрен алмашып, милләтара конфликтны булдырмаслык итеп яңа сценарий төзергә һәм аны уйнап күрсәтергә мөмкинлек бирелә. Нәтиҗәдә, тамашачы конфликттан чыгуның төрле юллары барлыгын аңлый һәм нәтиҗәләр ясый.

форум

Проект авторлары фикеренчә, профессиональ белем бирүдә студентларда «эмоциональ компетентлыкны» үстерергә кирәк, нәтиҗәдә, егетләр-кызлар төрле ситуациядә курыкмыйча аралашырга күнегәчәкләр. Ә форум-театрның эмпирик театраль техникасын куллану студентларга уйламаган киеренкелектә ничек үз-үзеңне тоту траекторияләрен өйрәнергә һәм аны практикада кулланырга мөмкинлек бирә.

Театр җитәкчесе Лилия Сәйфуллина әлеге очрашуның үзенчәлекле атмосферасын, студентларның милләтара аралашу белән кызыксынганлыгын билгеләп үтте. Ул мастер-классның һәр этаб технологиясе белән таныштырып барды.

Forum_teatr_v_IPO_5

Форум өлешенә күчү күп кенә студентларны гаҗәпкә калдырды. Тамашачы роленнән алар сценарийны теләгәнчә үзгәртә алучы актер роленә күчтеләр, вакыйга герое булып уйнадылар һәм сюжет конфликтын чиштеләр.

Очрашу ахырында студентларны, форум-театр алымнарын файдаланып, мультимәдәни белем бирү мөхитендәге куркынычлык шартларына әзерләүдә хезмәттәшлекне планлаштырдылар. Студентлар эчтәлегенә милләрара конфликтлар кергән театральләшкән вакыйгалар алгортмын өйрәнәчәк. Нәтиҗәдә алар стериотиплар ачыклаячаклар һәм аларга каршы торачаклар.

kpfu.ru

Продолжить чтение

Назад: Милли-мәдәни автономияләрдән Татарстан халыклары Съездына делегатлар сайланды
Далее: Менделеевск районында регионара Удмурт яшьләре форумы узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57