Россиянең Милләт эшләре буенча федераль агентлыгы тарафыннан «ПроРФ» Милләтара хәрәкәт» проекты кысаларында оештырылган әлеге акциянең асылы шушыннан гыйбарәт: 18 март — Россия Федерациясе Президентын сайлау көненә кадәр илебез төбәкләрендә массалы күнегүләр эшләү бара. Алар барышында 180 318 спорт күнегүе эшләнәчәк. Акция шулай ук социаль челтәрдә дә бара. Анда инде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Тимур Кадыйров 18 тапкыр отжимание ясады һәм эстафетаны Татарстанның әзербайҗан һәм грек яшьләре лидерларына тапшырды.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге