(29 октябрь, 2015 ел) Халыклар бердәмлеге көне Россиядә инде 11 ел дәвамында билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта әлеге бәйрәм җәмгыятьтә үз урынын тапты, дип әйтергә мөмкин. Шушы бәйрәм уңаеннан үткәрелгән Мәскәү-Казан арасындагы видеокүпер дә моның шулай булуын тагын бер кат ассызыклады.
Әлеге чарада Мәскәүдән молдован берлекләре конгрессы башлыгы Александр Калинин, Кырым татарлары берлегенең Мәскәүдәге вәкиле Тимур Булгаков, рус халык костюмын җыю белән шөгыльләнүче Сергей Глебушкин катнаштылар. Казаннан исә бу чарага медиа вәкилләре, электрон газет һәм журнал редакторлары чакырылган иде. Видеокүпердә “Intertat.ru” электрон газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин да катнашты.
Чара: “Хәзерге вакытта Халыклар бердәмлеге көне Россиядә гомер итүче халыкларның иң зур бәйрәмедер, мөгаен. Аның әһәмиятен, дуслык һәм бердәмлекнең Россия өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәр кеше аңлый башлады кебек. Әле алай гына да түгел, соңгы елларда 4 ноябрь бәйрәменең үз эчтәлеге, үз тарихы да барлыкка килә башлады. Һәм бу – бик матур күренеш”, — дигән сүзләр белән башланып китте.
Видеокүпердә катнашучыларны Татарстан матбугатында милли темалар яктыртылышы кызыксындырды.
«Татарстанда милли темаларга бик зур игътибар бирелә. Бездә рус һәм татар телләрендә генә түгел, ә чуваш, мари һәм удмурт телләрендә чыга торган матбугат чаралары да бар. Күп кенә газет, журнал, сайтларның татар һәм рус телле версияләре эшли», — дип ассызыклады “Татарстан” журналы баш редакторы Артем Тюрин.
Саннарга тукталасак, хәзерге вакытта Татарстанда 173 халык вәкиле гомер кичерә. Татарстанлыларның 53,2 процентын – татарлар, 39,7 процентын – руслар, 3,1 процентын – чувашлар, 0,6 процентын – удмуртлар тәшкил итә. Алардан кала мордва, мари, украин, башкорт, әзербайҗан вәкилләре дә биредә үзләрен туган җирләрендә итеп хис итә.
Кырым татарларының Мәскәүдәге вәкиле Тимур Булгаков Татарстан белән чын мәгънәсендә соклануын яшермәде.
«Татарстан мине шаккаттыра. Биредә халыклар дуслыгына, милли сәясәткә бик зур әһәмият бирәләр. Мин әлеге республикадан көнләшәм. Татар телендәге милли басмалар санының шулкадәр күп булуы мине сокландыра. Бездә исә, киресенчә, кырым-татар телендәге басмалар кимегәннән-кими бара», — дип белдерде Тимур Булгаков.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды