Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыкларының Дуслык Йортында Мари милли-мәдәни автономиясе “Буыннан буынга” дип исемләнгән кичә уздырды.

Татарстан халыкларының Дуслык Йортында Мари милли-мәдәни автономиясе “Буыннан буынга” дип исемләнгән кичә уздырды.

admin 20.10.2014

Әлеге кичә Татарстанда яшәүче мариларны тел, милли мәдәният һәм буыннан буынга сакланып килгән башка рухи кыйммәтләр белән таныштыруга багышланган иде.


Кичәдә Татарстанда яшәүче мариларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре чыгыш ясады. Алар автономиянең узып баручы 2014 елда башкарган эшләре турында сөйләделәр, Россиядә һәм читтә яшәүче мариларда туган халкының тарихына, милли традицияләренә, гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уятырга кирәклеге турында ассызыкладылар.

12

Әлеге чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары да чакырылган иде. Аларны зал көчле алкышлар белән каршылады. Ветераннарга Милли-мәдәни автономиясе тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Кичә барышында “Марий Эл” дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең мари халкы турында әзерләгән документаль фильмы күрсәтелде. Аны фильмның авторы, “Марий Эл” дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе журналисты Алена Иванова тәкъдим итте. Татарстан халыкларының яшьләр Ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыров үзенең чыгышында яшь буынны халыкның үткәнен өйрәнергә, аның милли-мәдәни үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен сакларга, рухи кыйммәтләрен бөртекләп барлап киләчәк буыннарга җиткерергә чакырды. “Мондый омтылыш безнең һәрберебезне рухи яктан тагын да баетачак”, — дип билгеләп үтте яшь лидер.
Кичәдә шулай ук мари фольклор ансамбльләре һәм аерым башкаручылар чыгышы яңгырады.
Мира Второва,
Информацион үзәк.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57