Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыкларының Дуслык Йортында чираттагы толерантлык (дуслык) дәресләре узды.

Татарстан халыкларының Дуслык Йортында чираттагы толерантлык (дуслык) дәресләре узды.

admin 16.01.2015

 (16 гыйнвар) Һәрвакыттагыча, дәрес Татарстан халыкларының Дуслык Йорты директоры, Татарстан Республикасы дәүләт Советы депутаты Ирек Шәриповның сәламләве белән башланып китте. толерант1
Исегезгә төшерәбез, 7-нче класс укучылары (12-13 яшьлек балалар) өчен әзерләнгән “Толеранлык дәресләре” проекты узган 2013-2014 уку елында Россия күләмендә уникаль проектларның берсе дәрәҗәсенә күтәрелде. Дуслык Йорты 25 дәрес уздырды. Әлеге дәресләрдә Казан шәһәреннән генә дә 5 меңнән артык бала катнашты.

толерант2

Дуслык дәресләренең төп максаты – балаларда Татарстандагы уникаль мәдәни төрлелекне һәм үзара аңлашуны, туган җирдә гасырлар дәвамында барлыкка килгән бердәмлекне саклау һәм ныгыту, милләтара килешү, толерантлык һәм Республикада яшәүче барлык халыкларның мәдәни-тарихи традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.

толерант3

Толерантлык дәресе кысаларында балалар Дуслык Йорты музеена сәяхәт кылалар, милли-мәдәни автономия җитәкчеләренең Дуслык Йортындагы эш тәртибе белән танышалар, төрле милләт балалары башкаруындагы җыр-биюләрдән торган концерт программасы, “Балалар салават күперендә” театры артистлары куйган мюзикл карыйлар.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57