(4 февраль) Дуслык Йортында Таҗикстанның Халык-демократия шурасы әгъзалары Таҗикстаннан килгән мигрантлар һәм Казан югары уку йортларында укучы таҗик студентлары белән очраштылар.
Таҗикстан халык депутатлары Махмадджон Саидов, Мухибулло Бобоев, Хабибулло Макбулов, Идел буе төбәкләре буенча мигрантлар эшен көйләү органы вәкиле Шохназар Товаров якташларына Федераль миграция Законына кертелгән үзгәрешләр турында сөйләделәр. Депутатлар Таҗикстан башлыгының дәүләт Мәҗлесенә ясаган Юлламасыннан сылтамалар китердәләр. Алар әйтүенчә, хезмәт миграциясе мәсьәләләре һәрвакыт хөкүмәтнең күз уңында тора. Шулай ук, Президент Юлламасында илдән эшче көчләр китүне кыскарту өчен Таҗикстанда даими эш урыннары булдыру турында программалар кабул ителүе хакында да әйтелә. Депутатлар сүзенә караганда, хөкүмәт чит илдә яши торган үз гражданнарын (мигрантларны) закон нигезендә яклау өчен мигрантларны кабул итүче илләрнең чит ил гражданнарын күзәтчелек астында тотучы органнары белән тыгыз элемтәләр булдыруны алшарт итеп куя.
Очрашуда студентлар да үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Югары уку йортларын тәмамлаганна соң үз илләрендә эшкә урнашу мөмкинлеге, хезмәт хаклары мәсҗәләләре һәм башка сорауларга тулы уңай җавап алдылар.