Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыкларының Дуслык Йортында чираттагы толерантлык дәресләре узды

Татарстан халыкларының Дуслык Йортында чираттагы толерантлык дәресләре узды

admin 28.02.2015

(27 февраль 2015) Исегезгә төшерәбез, 7-нче класс укучылары (12-13 яшьлек балалар) өчен әзерләнгән “Толеранлык дәресләре” проекты узган 2013-2014 уку елында Россия күләмендә уникаль проектларның берсе дәрәҗәсенә күтәрелде.

Дуслык Йорты 25 дәрес уздырды. Әлеге дәресләрдә Казан шәһәреннән генә дә 5 меңнән артык бала катнашты.

Дуслык дәресләренең төп максаты – балаларда Татарстандагы уникаль мәдәни төрлелекне һәм үзара аңлашуны, туган җирдә гасырлар дәвамында барлыкка килгән бердәмлекне саклау һәм ныгыту, милләтара килешү, толерантлык һәм Республикада яшәүче барлык халыкларның мәдәни-тарихи традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Толерантлык дәресе кысаларында балалар Дуслык Йорты музеена сәяхәт кылалар, милли-мәдәни автономия җитәкчеләренең Дуслык Йортындагы эш тәртибе белән танышалар, төрле милләт балалары башкаруындагы җыр-биюләрдән торган концерт программасы, “Балалар салават күперендә” театры артистлары куйган мюзикл карыйлар.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57