(7 апрель 2015) Теләгән һәр кеше монда килеп рус теленнән үзенең белемен тикшерә алачак. 2014 нче елда “Тоталь диктант” 12 нче апрельдә була, ул дөньяның 47 иленнән 360тан артык шәһәрне колачлый. Диктантны барлыгы 64000 кеше яза.
Быелгы диктантның текстын борынгы рус әдәбияты белгече, язучы Евгений Водолазкин язган. Аның “Лавр” романы “Зур китап-2013” премиясенә лаек булган иде. Аның сүзләренә караганда, акцияне оештыручылар диктант тестында публицистик тел белән әдәби тел бер дәрәҗәдә өстенлек алырга тиеш. “Минем беркемне дә өйрәтәсем килми. Мин текст кына тәкъдим итәм. Текст өчен материал көз көне нәшриятка бирелергә тиешле яңа романымнан алынды”,- ди Евгений Водолазкин.
“Тоталь диктант” – ел саен уздырыла торган мәгариф акциясе, ул грамоталылык мәсьәләләренә игътибар итүгә һәм грамоталы язу культурасын үстерүгә юнәлдерелгән.
Беренче “Тоталь диктант”ны Новосибирск дәүләт университеты студентлары уйлап тапкан һәм 2004 нче елның 11 нче мартында уздырылган.
2011 нче елның февралендә “Тоталь диктант-2010”, иң яхшы Россия иҗтимагый проекты буларак, җәмәгатьчелек белән элемтә өлкәсендә Милли премия алды.
2013 нче елның июнендә проект Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы тарафыннан хупланды.
Катнашучыларга урында кәгазь, ручка бирәчәкләр һәм текстны әйтеп яздырачаклар. Акция 18 нче апрельдә сәгать 15.00дә башлана.