Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан киносы зур прокатка чыга

Татарстан киносы зур прокатка чыга

admin 02.03.2016

(2 март, 2016 ел) Казанда «Семейные хлопоты» дигән киноның премьерасын тәкъдим итәргә җыеналар. 3 март көнне 19.00 сәгатьтә 3D Port cinema (Әмирхан пр., 1 йорт, «Ривьера» күңел ачу комплексы) кинотеатрының 5 залында күрсәтеләчәк картинаның куючы-режиссеры Алексей Барыкин.

79265afe467d0739dcf52c16f1905195_M

«Семейные хлопоты» фильмы — комедия жанрында, аның сюжеты бик мавыктыргыч. Катнаш яшь гаиләдә бала туа. Сабыйга нинди исем кушарга дигән сорау туа: татармы, русмы?..

Татарстан киносы тарихында беренче тапкыр үз продукциябез киң прокатка чыгарыла. Фильм республиканың барлык кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

«Семейные хлопоты» киносы киң аудиториягә адреслана. Баш рольләрне Г.Камал театрының артисты Ләйсән Фәйзуллина, Яшь тамашачылар театры артисты Андрей Ясинский башкара. Шулай ук Роман Ерыгин, Рамил Төхватуллин, Люция Хәмитова, Фирая Әкбәрова, Елена Калаганова һәм башкаларны күрергә була. Киноны эшләгәндә республиканың яшь кинематографистлары, мәдәният институты студентлары да актив катнашты.

Фильм 2015 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы заказы белән эшләнелде. Проектны тормышка ашыруда «Кремлин лайв» заманча мәдәният фестивале фонды, “Татаркино” оешмасы, Казан дәүләт мәдәният институты һәм “Татарстан” телерадиокомпанисе катнашты.

«Семейные хлопоты» фильмын киң катлам тамашачы 10 марттан Казанның барлык кинотеатрларында, шулай ук, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама кинотеатрларында тамаша кыла алачак.

http://intertat.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57