Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан китап нәшрияты Мәскәү күргәзмәсендә иң күп сатылган татар китабын атады

Татарстан китап нәшрияты Мәскәү күргәзмәсендә иң күп сатылган татар китабын атады

admin 15.09.2016

(15 сентябрь, 2016 ел) Шушы көннәрдә Мәскәүдә 29 нчы Халыкара китап күргәзмәсе үтте. Анда Татарстан китап нәшрияты да үз китапларын тәкъдим итте. Нәтиҗәләр ясагач, иң күп сатып алынган китап Юныс Әхмәтҗановның “Татар халык ашлары” китабы икәнлеге билгеле булды.

a020

Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе урынбасары Венера Аббязова сүзләренә караганда, әлеге китаптан тыш, популярлар исемлегенә татар халкы тарихы, Тукай, Җәлил китаплары, әкиятләр дә кергән. “Татар халык ашлары” китабының зур кызыксыну уятуын җитәкче татар халык кухнясының кызыклы булуы белән аңлата.

Шулай да китапның башкалардан өстен булуы нәрсәгә бәйле?

Ркаил Зәйдулла: 

— Татар халык ашлары” Мәскәүдә генә түгел, гомумән, бөтен җирдә популяр китап ул. Безнең татар халкы ашарга ярата бит. Бәлки китапның уңышы шуңа бәйледер. Аннары, Мәскәүгә китеп, руслашып беткән татарлар милли ашларыбызны ашап булса да татарлыгын искә төшерә дигән сүз бу. Ничек кенә булмасын, моның бер тискәре ягын да күрмим. Татарларны берләштереп торучы тагын бер сәбәп итеп кенә карыйм.

Вахит Имамов:

— Татарлар бит 1 миллион һәм алар барысы да татар халык ашларын ярата. Әлбәттә, китап популяр була инде. Бу китапның матур әдәбиятка бер генә дә катышы юк. Шуңа күрә үзем язган китаплар белән аны чагыштырмыйм да! Мин чәй эчкәндә укый торган китаплар язмыйм. Минем китапларны укыр өчен белемле, акыллы булырга кирәк. Кыскасы, интеллигентлар өчен генә язам мин.

Заһид Мәһмүди: 

— Бу хәлгә мин бик гади, көнкүреш күренеше итеп карыйм. Һәрбер кеше тәмле ашарга, пешерергә ярата. Мәскәүдә дә милли ашларыбызның популяр булуы – горурлык ул. Ә халыкның матур әдәбият укымавы – икенче проблема. Хәзер тәрбия башка. Сатып алып түгел, кеше бушка бирсәң дә укымый китапны. Ә без кечкенә чакта кулдан-кулга йөри торгач китаплар тузып бетә иде. Бер вакыт китабым чыккач, аны сатмадым. Бауманга чыгып бастым да, татарларга бушка таратып бетердем. Укымаячакларын белсәм дә…

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57