Бүген крәшен халкы Олы көн бәйрәмен билгеләп үтә (Пасха). Бу бәйрәм турында Г.М.Макаровның «Керәшен мәдәнияте.Православ бәйрәмнәр,славутлар,дини җырулар» китабында түбәндәге мәгълүмат бирелә.
Иисус Христосның Терелеп Торган көнендә чиркәүдәге иртәнге Пасха келәвендә, ел тәүлегендә уздырылган келәү хезмәтләрдән үзгә буларак, укылып түгел, бары тик җырланып алып барылган. Билгеле, җырламыйча уку бәйрәм хисе бирми. Җырлау турында болай диләр: » Җырлаганда кемнең күңеле рәхәтләнмәс». Чиркәүдә уздырылган Пасха келәвеннән соң, күңелләр сөенеч белән тулган. Бу вакытта бер матур гадәт кабул ителгән: храмнан кайтканда үзара сөйләшмәгәннәр, тик иман җырулары башкарып барганнар.
Халык, Гаделлек Кояшы Христосның Терелү көненә язгы табигать тә уяна, үзенең сөенечен күрсәтә, дип ышанган. Димәк, табигать тә Евангелиядә сурәтләнгән иң Олы вакыйгада катнаша, дип, караңгылык һәм үлемнән өстен булып калган якты җиңү билгесе итеп кабул иткән.
Авыл халкы, чиркәүдәге иртәнге келәүдә үзләренең алып барган ризыкларын аруландырып, өйләренә кайтып, кызыл күкәй белән авыз ачканнар. Шуннан гаилә түгәрәгендә Ходайны данлап Олы көн җырулары җырлаганнар.
Иртә таңнан балалар кызыл йомырка җыярга чыккан. Олы көндә, элеккедән калган гадәт буенча, өйгә иң беренче кергән ир баланы каяз оясына утыртып «черләткәннәр». Ул, каз оясына утырып яисә ишек төбе бусагасына утырып:
Чер-чер, чер тавык,
безгә күкәй бир тавык,
бу өй хуҗаларының
каз-тавыгы күп булсын,
үрдәкләре үрчесен,
абзар тулы мал булсын
һәм башка шундый теләкләр әйтеп «черләгән». Аягы җиңел булган баланы ел саен, иң беренче булып безгә кер, дип чакырганнар. Аңа кызыл йомырка гына түгел, баллы прәннекләр, башка тәм-томнар биреп чыгарганнар.
Борын заманнардан ук Христосның Терлү көнендә өй борынча Олы көн җыруларын җырлап йөрү гадәте булган. Андый бәет-җыруларда Терелеп Торган Христосны, Алла Анасын һәм изгеләрне данлаганнар. Мондый гамәл игенчелеккә, мал-туар асрауга, хуҗалыкка булышлык китерә дип ышанганнар. Олы көн җыруларын башкаручыларны кызыл күкәй һәм башка татлы ризыклар белән сыйлаганнар.
Олы көннән таган атынып күңел ача башлыйлар. Гадәттә кызларны атындыралар. Кызларны ныгытып атындырсалар, җитеннәр озынрак булыпүсәр, ашлыклар мул уңыш бирер, авылда туйлар да күбрәк булыр, дип юрыйлар. Кайвакытта үзләре ошаткан кешесенең исемен әйттермичә кызларны таганнан төшермәгәннәр. Төрле авылларда төрле таган асты көйләрен җырлаганнар.