(19 июнь 2021) Татарстанда «Семык» республика мари мәдәнияте бәйрәме уза. Быел ул Актаныш муниципаль районының Мари-Суксы авылында онлайн һәм офлайн форматларда үтә.
Мөхтәрәм кунаклар арасында ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән һәм мәгариф комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев бар иде.
«Семык – илнең төрле төбәкләрендә яшәүче мариларны берләштерә торган, тел һәм мәдәниятне саклаучы көтеп алынган бәйрәм. Ул җәйге бәйрәмнәр рәтен башлап җибәрә. Бу – буыннар очрашуы бәйрәме. Бүген рухи мәдәният һәм халык гореф-гадәтләре турында искә алалар, киләчәк буын бәхетле булсын дип уйланалар.
Мариларның милли-мәдәни автономиясе Татарстан халыклары Ассамблеясенең актив әгъзасы булып тора. Алга таба да шулай булсын.
Барыгызга да бәйрәм кәефе, озын, бәхетле гомер телим. Йортыгызда һәрвакыт тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен. Бу елның Семыгы иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен!», — дип сөйләде Яковлев.
Программада катнашучылар һәм кунаклар өчен бәйрәм боткасы һәм мари халкының милли ризыклары белән сыйлану, этнографик хуҗалыкларны тәкъдир итү, Актаныш районы территориясендә яшәүче халыкларның көнкүреше белән танышу каралган.
11: 30 сәгатьтә үзәк мәйданда бәйрәм ачылышы узды. Ул Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы фольклор коллективлары катнашучыларның гала-концерты белән дәвам итәчәк. Бәйрәм дәвамында бик күп мәйданчыклар эшләячәк.
Барлык катнашучылар да традицион конкурсларда катнаша ала: «Чевер марий ӱдыр» (хатын-кызлар матурлыгы конкурсы) һәм «Мари Патыр» (ир-атлар көче). Биредә катнашучылар мари халкының телен, гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәни мирасын белү буенча ярышалар.
Бәйрәм коллективларны, конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү һәм бәйрәм эстафетасы булган флагыны тапшыру белән тәмамланачак.
19:00 сәгатьтә кунакларны кичке фолк-дискотека көтә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге