Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан мәчетләрендә  “Адмирал” сәүдә йорты янгынында фаҗигале киткәннәр рухларына һәм каза күргәннәргә багышлап дога кылыначак

Татарстан мәчетләрендә  “Адмирал” сәүдә йорты янгынында фаҗигале киткәннәр рухларына һәм каза күргәннәргә багышлап дога кылыначак

admin 13.03.2015

(13 март 2015) ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән шундый хәбәр алынды.

Татарстан мәчетләрендә бу атна җомга намазында, ягъни бүген Изге Коръән укыла һәм Казанның “Адмирал” сәүдә йортында 11 март көнне чыккан янгында һәлакәткә юлыгып, бакыйга фаҗигале киткәннәр рухларына һәм каза күргәннәргә багышлап дога кылына. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика имамнарына шул хакта мөрәҗәгать белән чыкты. Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучыларга багышланган төп чара бүген Казан кремлендәге Кол Шәриф җәмигъ мәчетендә сәгать 12.40 та була.

Искәртеп үтәбез: бүген сәгать 5кә алынган мәгълүмат буенча, Казанның “Адмирал” сәүдә йортындагы янгында һәм бинаның җимереклекләрендә 10 кешенең һәлак булуы билгеле.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57