Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан мәдәнияты Монголиядә, Кырым мәдәнияты Татарстанда

Татарстан мәдәнияты Монголиядә, Кырым мәдәнияты Татарстанда

admin 23.10.2015

(23 октябрь, 2015 ел) 20-24 октябрь көннәрендә ел да үткәрелә торган Россия-Монголия дуслыгы айлыгы кысаларында Улан-Батор, Дархан һәм Эрдэнэт шәһәрләрендә Татарстанның дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концертлар бирәчәк. Ә Татарстанда декабрь аенда Кырым татарларының «Къырым» дип аталган фольклор ансамбле гастрольләре узачак.

Ансамбль Монголиягә икенче тапкыр килә. Татар артистлары 2008 елда шундый ук айлык кысаларында чыгыш ясаганнар иде, дип хәбәр Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы.

Gosudarstvennyy-ansambl-folklornoy-muzyki-Respubliki-Tatarstan-620x330

Ә декабрьнең 10сыннан 12 сенә кадәр Татарстанда беренче тапкыр  Кырым татарларының  «Къырым» дип аталган фольклор ансамбле гастрольләре узачак. Концертлар ике мәйданчыкта – 10 декабрьдә 18.30да Чаллының Орган залында һәм  12 декабрьдә Казанның «Уникс» залы сәхнәсендә 18.00дә була.

«Къырым» ансамбле  1990 елда  Симферопольдә оешкан.   Директоры һәм сәнгать җитәкчесе – Украина Республикасының һәм Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе  Сәрвәр Какура.

pages_235_326288731-620x330

Мәгълүмат  http://tatar-congress.org сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57