(9 гыйнвар 2018) Казанда «Музыка без границ» дип исемләнгән музыкаль альбом чыкты. Әлеге җыентыкка Татарстан халыклары Ассамблеясе, Халыклар Дуслыгы йорты һәм Мексиканың «Cuarteto ventura» ансамбле чыгышлары кергән.
Әлеге проектның Татарстан ягыннан катнашучылары «Cuarteto Ventura» квартеты белән 2016 елның җәендә Европа һәс Латыйн Америкасы илләре буенча халыкара фестиваль турнесы вакытында танышкан. 2017 елның апрелендә, III Татарстан халыклары съезды алдыннан «Содружество континентов» милли-мәдәни фестивале оештырылды. Әлеге фестиваль кысаларында музыкантлар Татарстанның шәһәрләрендә уртак концерт программасы тәкъдим итте.
Бу проектта Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йортыннан «Мирас» инструменталь ансамбле, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Измайлова һәм М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Олег Мачин катнашты.
Яңа чыккан җыентыкта латино-америка, мексикан, рус халык һәм заман композицияләре урын алган. Проект авторларының берсе булган Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының славян җыры халык ансамбле җитәкчесе Светлана Измайлова әйтүенчә, җыентык өчен композицияләр 2017 елның язында республика буенча барган гатрольләр вакытында яздырылган. Барлыгы — 14 трек. Аларны җыентык өчен әзерләү эшләре Мексиканың башкаласы булган Мехико шәһәрендә алып барылган.
«Бу дискны яздыру идеясе уйламаганда барлыкка килде. Шуңа да без андагы композицияләрне концертлардан буш булган көннәрне яздырдык. Бу — Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты тарихында мондый типтагы тәүге проект, — дип сөйләде Светлана Измайлова. — Композицияләрдә үзгәртүләр кертергә теләгән урыннарны без белә торып үзгәртмәдек. Нәтиҗәдә, диск тыңлаучыга мексикалы һәм татарстанлы артистлары арасында туган халыкара дуслык хисләрен җиткерә».
Мексикада диск 1000 экземплярда чыгачак һәм иң талантлы мексиканлы башкаручыларның берсе булган «Cuarteto ventura» солисты Хосе Берналь Амадорның якты истәлегенә багышланачак.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге