Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан мәктәпләрендә толерантлык дәресләре үткәрелә башлый

Татарстан мәктәпләрендә толерантлык дәресләре үткәрелә башлый

admin 16.11.2015

(16 ноябрь, 2015 ел) Бүген, Халыкара толерантлык көне уңаеннан, Татарстан мәктәпләрендә “Толерантлык дәресе” акциясе башлана.

23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге акция кысаларында укучылар Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасы белән танышыр, төрле милләт вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә шәхси өлеш кертүнең мөһимлеге турында фикер алышыр, төрле этнослардагы, мәдәниятләрдәге төп кыйммәтләр һәм дөньяга карашлар системаларының охшашлыгы нәрсәдә чагылуын белер дип көтелә.

Өлкән сыйныфларда акция программасы, иң беренче чиратта, мәдәниара диалог кору закончалыкларын аңлауга юнәлтелә.

Кече сыйныф укучылары “тынычлык” сүзен дөньяның 86 телендә, үз исемнәрен фарсы телендә язып карый, рус, татар, башкорт, удмурт, яһүд, дагстан халык мәкальләре белән таныша ала.

Акциянең максаты – мәктәп укучыларында позитив гражданлык бердәйлеге, актив социаль позиция формалаштыру , үзара аңлашу осталыгы булдыру.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүмат  http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57