Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү тәҗрибәсен Кырым белән уртаклаша

Татарстан милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү тәҗрибәсен Кырым белән уртаклаша

admin 28.09.2015

(28 сентябрь, 2015 ел) Татарстан Кырымга милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү буенча методологик һәм практик яктан ярдәм күрсәтәчәк. Кырымның милли-мәдәни автономияләре вәкилләре Татарстанда тәҗрибә туплаячак, шулай ук Республикаларның ММЧлары һәм китап нәшриятлары арасындагы хезмәттәшлекне ныгытачак.

Кырымның милли-мәдәни автономияләре вәкилләре Татарстанда тәҗрибә туплаячак. Әлеге килешүгә Кырым вәкилләре делегациясенең бу елның 21-25 сентяберендә Казанда булган рәсми визиты вакытында ирешкәннәр. Бу хакта украинлыларның милли-мәдәни автономиясе рәисе, делегация җитәкчесе Олег Кравченко “Россия сегодня” радиосы эфирында хәбәр итте:

“Күпмилләтле сосавы буенча безнең Республикалар бик охшаш. Татарстанда яки Кырымда мөнәсәбәтләрне урнаштыру – безнең өчен файдалы тәҗрибә. Милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүдә Татарстан Республикасы безгә методологик яктан да, практик яктан да ярдәм итәчәк. Татарстан үз программалары буенча безнең вәкилләрне укытырга, шулай ук озак еллар милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм торгызу буенча туплаган тәҗрибәләре белән дә уртаклашырга әзер”, — дип сөйләде Олег Кравченко.

Үз чиратында Исмәгыйл Гаспралы исемендәге медиа-үзәк директоры Айдер Эмиров Республикалар арасында ММЧ һәм китап нәшриятлары буенча да хезмәттәшлек алып барылачак дип хәбәр итте:

“Безнең медиа-үзәк һәм Татарстанның дәүләт медиа-холдингы арасындагы хезмәттәшлек турында килешүе төзеләчәк. Матбугат-турлары оештырачакбыз, чөнки яза, сөйли, күрсәтә белгән кешеләр килү бик мөһим. Бу – безнең арадагы мөнәсәбәт һәм тәҗрибә белән уртаклашуда зур алга китеш булачак”, — дип сөйләде Айдер Эмиров.

Мәгълүмат РИА Крым сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57