Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан милли музее чулпылар ясарга өйрәтте

Татарстан милли музее чулпылар ясарга өйрәтте

admin 21.04.2018

(21 апрель 2018) Татарстан милли музееның “Татарстан музейлары язы” акциясендәге иң милли чараларның берсе – чулпылар ясау буенча осталык дәресләре иде. “Сабыйлар” балалар үзәге хезмәткәрләре һәм музейга килгән балалар бергә чулпылар ясарга өйрәнделәр.

“Сабыйлар” балалар үзәгенең чулпы ясау мастер-классы шактый популяр. Алар чулпы ясый торган бизәкләр һәм эш кораллары тутырылган тартмалары белән төрле фестивальләрдә, акцияләрдә катнашалар. Әйтик, “Печән” базары яшьләр фестивалендә аларның чулпы ясаучылар өстәленә якын килерлек түгел иде. Балалар белән бергә әниләр, апалар да чулпы ясыйлар.

Мастер-класс по изготовление женских татаро-башкирских украшений

Билгеле булганча, чын чулпылар шактый авыр булып, хатын-кызларның толымнарын артка тартып торганнар. Шуңа күрә татар кызлары гәүдәләрен туры тотып, төз басып йөргәннәр. Чулпының асылма бизәкләр бер-берсенә бәрелеп чыңлап торырга тиешләр.

Балалар үзәгенең җитәкчесе Ләйсән Солтанова борынгы чын чулпыларга күрсәтә-күрсәтә татар милли бизәнү әйберләре турында сөйләде.

«Чулпы ясау өчен бизәкле элементларны махсус кораллар белән бер-берсенә тоташтырасың. Өске өлешенә бизәкле тасма беркетеп куясың. Шушы тасма белән чулпыны чәчкә кушып үрәсең», — диде ул..

Искәртеп үтәбез, Татарстан Милли музеенда “Татарстан музейлары язы” акциясе башланып китте. Бүген ул Милли китапханәләрнең “Библионочь” акциясе белән бергә оештырыла.

Татарстан Милли музее төнге 12гә кадәр эшләячәк. Музейга бүген һәм акция дәвамында керү бушлай. Бары тик төрле осталык дәресләре һәм төрле махсус чараларга катнашу өчен генә түләргә кирәк булачак. Мәсәлән, чулпы ясау осталык дәресе 200 сум тора иде. Бу чулпы ясау өчен кулланылган бизәкләр бәясе. Димәк, шул акчага чулпыны өеңә алып кайтып китәсең дигән сүз.

Мастер-класс по изготовление женских татаро-башкирских украшений

Мәгълүмат өчен. Татарстан Милли музее “Татарстан музейлары язы” акциясе дәвамында төрле мәдәни чаралар үткәрә. Бүген Рәмис Нәҗмиевның “Фатих Кәрим. Сугышчы. Шагыйрь” документаль фильмы тәкъдим ителде. “Әдәби салон” Гаяз Исхакыйның тууына 140 еллыгына багышланачак. Акция программасы белән Татарстан милли музееның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Мастер-класс по изготовление женских татаро-башкирских украшений

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында «Данлы Җиңү безнең хәтерләрдә» концерты узды
Далее: Казанда Туган тел көненә багышланган чаралар узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57