Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан милли сәясәте тәҗрибәсен Кырым хезмәттәшләренә тәкъдим иттеләр

Татарстан милли сәясәте тәҗрибәсен Кырым хезмәттәшләренә тәкъдим иттеләр

admin 28.10.2020

(28 октябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Кырым Республикасының милләтара мөнәсәбәтләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Альберт Кангиев кунак булды. (ФОТО)

 

Визит председателя Госкомитета по делам национальностей (28.10.20)

Кырым вәкилләрен Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары, ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов каршы алды. Ул Дуслык йорты бинасы буенча экскурсия үткәрде, ТР халыклары Ассамблеясенең барлыкка килү тарихы, аның эшчәнлегенең төп принциплары һәм Дуслык Йорты эше турында сөйләде.

Визит председателя Госкомитета по делам национальностей (28.10.20)

Экскурсия барышында кунак шулай ук республиканың милли-мәдәни автономияләре вәкилләре, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев белән дә аралашты.

 

Визит председателя Госкомитета по делам национальностей (28.10.20)

Визит барышында иҗтимагый оешмаларның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге, мигрантлар белән эшләү, республикада милләтара мөнәсәбәтләрдә тотрыклылыкны саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57