Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан мөфтие Иордания университеты мөгаллимнәре белән очрашты

Татарстан мөфтие Иордания университеты мөгаллимнәре белән очрашты

admin 01.09.2015

(1 сентябрь, 2015 ел) Очрашу барышында яклар, аерым алганда, үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында да фикер алыштыБүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Иорданиянең “Әһл әл-Бәйт” университеты мөгаллимнәре – фикһ һәм аның нигезләре укытучысы доктор Ясин әл-Краль һәм чагыштырма диннәр белеме өлкәсе укытучысы доктор Мөхәммәд Абдул Хәмид Әл-Хатиб белән очрашты.
Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге турында ролик күрсәтте, Татарстан мөфтиятенең төп эш юнәлешләре хакында сөйләде. Аерым алганда, мөфти дини уку йортларында белем бирү системасына тукталып, уку елы башыннан яңа стандартлар кертеләчәген билгеләп узды. Очрашу барышында яклар үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да фикер алышты.

Бу хакта ТРМДН матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57