Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан мөфтие Мароккода яшьләргә багышланган халыкара конференциядә катнаша

Татарстан мөфтие Мароккода яшьләргә багышланган халыкара конференциядә катнаша

admin 30.01.2015
(30 гыйнвар)  Марокконың Марракеш шәһәрендә “Үзгәрүчән дөньяда — яшьләр” дип аталган халыкара конференция уздырыла.

Анда барлыгы 90 илдән килгән югары уку йортлары галимнәре, мөгаллимнәре катнаша, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

ТР МДН делегациясе башында — Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти белән бергә конференциядә аның  урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм Нургалиев, Татарстанның Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина катнаша.

Конференция бүген Коръән уку белән башланып китте. Кунакларны Марокконың Вакф һәм ислам эшләре министрлыгы каршындагы галимнәр башлыгы Мөхәммәд Изуддин әл-Идрисс, Әл-Харам мәчете имам-хатыйбы, доктор Салих Бин Абдуллаһ бин Хүмәйд һәм башкалар сәламләде.

29-31 гыйнвар көннәрендә үткәрелә торган чарада катнашучылар 4 секциягә бүленеп фикерләшә: “Яшьләр һәм үзгәрүчән дөнья”, “Яшьләр һәм бүгенге икътисад”, “Яшьләр һәм җәмгыять культурасы”, “Яшьләр һәм якын киләчәк”.

Чара кысаларында Татарстан мөфтиенең танылган мөселман галимнәре белән очрашулары көтелә.

Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57