(21 июнь, 2017 ел) Казанда мөгаллимнәр һәм белгечләр өчен «Мин — Россияле» гражданлык берлеген формалаштыру буенча интерактив алымнар» программасы буенча укулар төгәлләнде.
Проект РФ Президенты булышлыгы белән, шулай ук Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты белән хезмәттәшлек килешүе кысаларында, Мәскәү шәһәрендәге Яһүд музееның Толерантлык үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.
2012 елдан әлеге проектны тормышка ашырган Толерантлык үзәге Мәскәүдә актив эшчәнлек алып бара. Үзәк белгечләренең хыялы — программаны төбәкләргә тарату, аның асылын җирлекләрдә үткәрә алучы мөгаллимнәргә аңлату. Болай эшләү экстремизм һәм ксенофобия профилактикасы буенча эшчәнлек нәтиҗәлелеген яхшыртырга булышачак.
Интерактив укытуны үз иткән Толерантлык үзәге белгечләре үз эшчәнлекләрендә гражданлык берлеге, патриотлык, социаль җаваплылык кебек катлаулы темалар белән эшләү алымнары һәм технологияләре байлыгын арттырган.
Проект мәгариф оешмалары хезмәткәрләре өчен эшләнелгән — мөгаллимнәр, укытучылар, психологлар, Мәскәү, санкт-Петербург һәм Казанның социаль белгеләре. Проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хупланылган.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге