Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һ.б. катнашты.
Искәртеп узабыз: 28 февральдән 5 мартка кадәр Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе Татарстанга танышу максаты белән җкиләчәк. Сәфәр программасында төрле сәнәгать объектларында булу, республика икътисады һәм Татарстан территориясендә гамәлгә куела торган кызыклы инвестицион проектлар белән танышу каралган.
Илдар Халиков кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде һәм БГӘ бизнес-структурасы вәкилләренең төбәккә зур кызыксыну белдерүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Делегациянең вәкиллекле составы сезнең ниятләрегезнең җитди булуы турында сөйли, шулай ук республикада озак вакытлы сәфәрегездә икътисади вазгыятьне җентекләп өйрәнә һәм кызыксындырган сорауларыгызга җавап таба аласыз”, — диде ул.
Илдар Халиков кыскача Татарстанның сәнәгать потенциалы турында сөйләде, иң мөһим проектлар һәм икътисадның үсеш нокталарын белдерде. Аерым алганда, ул төбәк икътисады нигезе – ул нефть, нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше, приборлар төзү, шулай ук авыл хуҗалыгы, дип белдерде. Сөт, ит, бәрәңге җитештерү буенча Татарстан — Россиянең лидер төбәкләренең берсе, дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, бүген төбәктә Россия һәм чит илләр инвесторларын җәлеп итү өчен җитди инфраструктура булдырылган, дип белдерде ТР Премьер-министры. Бу – технопарклар, индустриаль мәйданчыклар, бизнес-инкубаторлар челтәре.
Илдар Халиков, бүген Европада иң зур индустриаль паркларның берсе “Мастер” КИПын атады, ул 95 процентка тулы. “Аның мәйданын 1 млн кв метрга кадәр арттыру турында карар кабул ителде инде, — диде ТР Министрлар Кабинеты башлыгы. — Бу мәйданчык үзенә ихтыяҗ булуын исбатлады, анда Россиядән һәм чит илләрдән автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә махсуслашкан күп санлы резидентлар урнашкан. Без Иннополис инновацион шәһәренә кызыксыну белдерсәгез шат булыр идек, ул шулай ук республика өчен үсеш ноктасы булып тора”, — дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Күп кенә IТ-компанияләр Иннополис территориясендә урнашу буенча кызыксыну белдерә. Иннополиста торгызыла торган күп кенә объектлар тәмамлану алдында тора, дип билгеләп үтте спикер һәм кунакларны якынрак танышу өчен әлеге мәйданчыкка чакырды.
ТР Премьер-министры алдагы елларда Татарстанда узачак халыкара дәрәҗәдәге спорт вакыйгалары турында сөйләде һәм БГӘ вәкилләрен спорт чараларында катнашырга чакырды.
БГӘ икътисад министры урынбасары Абдалла Әл Салех Казанга чакырган өчен рәхмәт белдерде һәм сәфәр кысаларында делегация әгъзалары республиканың икътисади һәм инвестицион куәте-мөмкинлекләре белән таныша алачагына ышаныч баглады.
Чыганак: «Татар информ» ИА