Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Президенты Давоста берничә эшлекле очрашу уздырды

Татарстан Президенты Давоста берничә эшлекле очрашу уздырды

admin 21.01.2015
( 21 гыйнвар) Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Давоска эшлекле сәфәре һәм Бөтендөнья икътисадый форумында катнашу кысаларында, эре компанияләр җитәкчеләре белән очрашты.

Чараларда шулай ук “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Иртән Рөстәм Миңнеханов Руанда Президенты Поль Кагаме һәм Великобританиянең экс-премьеры Тони Блэр катнашындагы эшлекле иртәнге ашта булды. Аннан Татарстан Республикасы Президенты Cisco компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш, Африкада, Россиядә һәм БДБ илләрендә сатулар буенча директоры Крис Дедикот белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның дөньядагы алдынгы IT-компанияләренең берсе белән дәвамлы һәм уңай хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен билгеләп үтте. Ул Крис Дедикотка “Иннополис” проектын гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр итте һәм Cisco компаниясен Татарстанда төзелеп килүче IT-шәһәргә чакырды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Ecolab компаниясенең (экология өлкәсендәге алдынгы компанияләренең берсе) башкарма вице-президенты Кристоф Бек, Даниянең җылыту автоматикасы һәм суыту техникасын җитештерүче Danfoss компаниясе президенты һәм генераль директоры Бьорн Кристиансен белән очрашты. ТР Президенты компания җитәкчеләре белән Татарстанда эш алып бару мөмкинлекләре турында сөйләште.
Кичә кич Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумын ачу тантанасында булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57