(17 август, 2017 ел) 24 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Әхәтовнаның республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итү тантанасы үтәчәк. Чарада милли-мәдәни автономияләр активистлары да катнашачак.
Матур гадәт буенча Республика көне уңаеннан әлеге тантаналы чарага республика һәм үз муниципаль районы үсешенә үз өлешен керткән Татарстанның төрле районнарыннан дистәләп үрнәк гаиләләр, күп балалы һәм никах белән 10 елдан артык яшәгән гаиләләр чакырыла.
Чарада гарәп, башкорт, грузин, казах, кыргыз, мари, мордва, чуаш милли-мәдәни автономияләр вәкилләре катнашачак һәм Татарстанның үрнәк гаиләләренә үз милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елда бәйрәмгә Татарстанның барлык районнарыннан 51 гаилә чакырылган иде.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге