Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Президенты Кыргызстанның татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

Татарстан Президенты Кыргызстанның татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

admin 03.03.2015
 (3 март 2015) Рөстәм Миңнеханов активистларның татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга керткән өлешен югары бәяләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкәктә Кыргызстан Республикасы татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.

Президент активистларның татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга, рухи кыйммәтләрне арттыруга керткән өлешен югары бәяләде. Шулай ук Кыргызстан җитәкчеләренә әлеге илдә яшәүче татарларны мәдәниятен саклап калу һәм үстерү өчен әйбәт шартлар тудыруга рәхмәт белдерде.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан бөтен дөнья татарларын берләштерү өчен тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Бу, шул исәптән, —  интернет аша татар телен өйрәтүче «Ана теле» программасы, чит илләрдә дә трансляцияләнелгән «ТНВ-Планета» иярченле телеканалы.

ТР Президенты Татарстанда мәгариф һәм фән өлкәсенә җитди игътибар бирелүне ассызыклады. «Казанда югары уку йортлары бик күп, — диде ул. — Шул исәптән Казан федераль университеты һәм илкүләм тикшеренү университетлары статусын алган тагын ике вуз». Ул мәктәп тәмамлаучыларны Казанда укуларын дәвам итәргә чакырды.

Очрашу барышында татар телен өйрәнергә теләгән Кыргызстан балалары Татарстанга җәйге сәламәтләндерү лагерьларына килү (махсус сменалар кысаларында) турында килешүгә ирешелде, дип хәбәр иттеләр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

Рәсми чараларда ТР Премьер-министры урынбасары  — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. рәсми затлар катнашкан.

Белешмә өчен.

Бүгенгә Кыргызстан Республикасында 50 меңгә якын татар яши. Аерым алганда, Бишкәкнең үзендә — якынча 16 мең. Май аенда Бишкәктә «Уйнагыз, гармуннар!» халыкара конкурс-фестивален үткәрү ниятләнә, сентябрьдә Кыргызстанда Татарстан көннәре уздырылачак.

Кыргызстан Республикасында 25 елдан бирле Кыргызстан халыклары ассамблеясының «Туган тел» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге республика иҗтимагый оешмасы эшли. Моннан тыш, «Татулык» иҗтимагый берләшмәсе дә бар (Иссык Күл өлкәсе).

«Туган тел» һәм «Татулык» иҗтимагый берләшмәләре каршында якшәмбе татар мәктәпләре эшли, татар бизнес-берләшмәләре бар, Кыргызстан студентлары Татарстан вузларына укырга җибәрелә. Ел саен Сабан туе милли бәйрәме үткәрелә, аңа Кыргызтан Республикасының барлык төбәкләреннән татарлар җыела.

Чыганак: «ТАТАР ИНФОРМ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57