Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Президенты Мәскәүдә Яһүдләр музеенда булды

Татарстан Президенты Мәскәүдә Яһүдләр музеенда булды

admin 15.01.2015
(15 гыйнвар) Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Яһүдләр музеенда һәм толерантлык үзәгендә булды. Музейдагы экскурсия барышында аны Россиянең баш раввины Берл Лазар озата йөрде.

Президент 1

Яһүдләр музее 2012 елда Бахметьев гаражы бинасында  — К. Мельников һәм В. Шухов төзегән конструктивизм һәйкәле саналган объектта ачылган. Яһүдләр музее һәм толерантлык үзәге – мәдәни-белем бирү комплексы, һәм анда даими экспозициядән башка күргәзмә, тикшеренү, мәгариф, балалар һәм толерантлык үзәкләре бар. Экспозициядә заманча интерактив технологияләр киң кулланыла: 12 тематик павильон панорамалы кинотеатрлар, интерактив экраннар, аудиовизуаль инсталляцияләр белән җиһазланган, алар нигезендә уникаль фото- һәм видеоархивлар, документлар, әңгәмәләр. Музей хезмәткәрләре сүзләренчә, карарга килүчеләргә биредә үткән еллар мохитен күзалларга һәм аңлаешлы телдә тарихи фактлар турында сөйләргә тырышалар.

Экскурсия барышында Рөстәм Миңнехановканы Россиядәге яһүдләрнең Екатерина II заманыннан хәзерге көннәргә кадәр булган тарихы белән таныштырдылар. Холокост һәм Бөек Ватан сугышына багышланган өлештә Татарстан Президенты шушы фаҗига корбаннарын искә алды.

Экскурсияне тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов музейның шәрәфле кунаклар китабына фикерләрен язып калдырды. Татарстан Президенты сүзләренчә, аңа музейда булу бик кызык булды һәм яһүдләр тарихын яхшырак белергә ярдәм итте.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57