Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты

admin 04.02.2015
(4 февраль) Татарстан Республикасы  Хөкүмәте йортында Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов Тебриз шәһәре мэры Садег Наджаф әфәнде җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Казанда Тебриз мәдәнияте көннәре үткәрелү кысаларында очрашып, Иран Ислам Республикасы делегациясен сәламләде. Ул шулай ук Иран хезмәттәшләрен якынлашып килүче Ислам революциясенең 36 еллыгы белән котлады.

Иран-Россия мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән Татарстан хезмәттәшлеге актив үсеш ала, дип искәртте Татарстан Президенты. Бу мәсьәлә буенча Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы, шулай ук  аның генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян зур роль уйный, дип билгеләп үтте ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Шаян әфәнде Ирандагы вакыйгалар турында даими белдерә, төрле өлкәләрдә Татарстан-Иран мөнәсәбәтләрен ныгытуда ярдәм итә.

“Мин Иранда еш булам, — диде Рөстәм Миңнеханов, — һәм безнең Иран хезмәттәшләребез дә Татарстан Республикасына рәсми, эшлекле, дипломатик визитлар белән еш килә”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасына кызыксыну белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде, 2015 елның мартында Татарстан делегациясе Иранга визит планлаштыра, диде.

Очрашуда ТР Президенты Иран хезмәттәшләренә Россия Федерациясенең динамик үсеш алучы төбәкләренең берсе Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында кыскача сөйләде.

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57