(30 апрель, 2016 ел) ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республиканың православие динендәге халкын Пасха бәйрәме белән тәбрик итә.
“Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне, Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан терелү бәйрәме уңаеннан, чын йөрәктән тәбрик итәм.
Пасханы сыйфатлаган бик күп матур гыйбарәләр бар. Аны нурлы, гүзәл, аеруча зурлауга лаеклы бәйрәм дип атыйлар, әле тагын «бәйрәмнәр таҗы» һәм «бар көннәр патшасы» дип тә йөртәләр. Әлеге сүзләр кешеләргә рухи яңарыш алып килгән һәм дөнья тарихы агышын үзгәрткән бу бөек вакыйганың христианнар өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын тулысынча чагылдыра.
Христосның дөньялыктагы тормышы һәм аның Яңадан терелүе дин тотучылар өчен илаһи мәрхәмәткә, тәүбәгә килү һәм камилләшүгә юл күрсәтүче, шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итүнең ачык мисалы булып тора. Пасха – аеруча садә хисләр тудыра торган олы тантана: кешеләр бу көннәрдә якыннары белән бергәләп, игелекле эшләреннән җан җылысы алып, шатланып бәйрәм итә.
Төрле милләт кешеләре, төрле дин тотучылар элек-электән дус-тату яшәгән Татарстанда христианнар, мөселманнар һәм башка традицион диннәр вәкилләренең инануларына һәм рухи ихтыяҗларына бердәй ихтирамлы караш яши.
Болгар ислам академиясе белән бер үк вакытта төзеләчәк Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу урынында истәлек билгесе кую быел иң мөһим вакыйгаларның берсе булачак.
Һәрберебез ата-бабаларның бөек рухына һәм киләсе буыннарның ихлас ихтирамына лаек әлеге изге, хәерле эшләргә хәл кадәри үзеннән өлеш кертер дип ышанам.
Пасха күңелләрегезгә бәйрәм шатлыгы алып килсен, барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим”, — диелә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау текстында.