Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Президенты «Сабантуй» һәм «Каравон» бәйрәмнәре үткәрү көннәрен билгеләде

Татарстан Президенты «Сабантуй» һәм «Каравон» бәйрәмнәре үткәрү көннәрен билгеләде

admin 20.04.2018

(20 апрель 2018) Татарстан Республикасында «Сабантуй» татар бәйрәме 23 июнь, ә «Каравон» рус бәйрәме 26 май көнне үтәчәк. Әлеге даталар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әмере белән расланган.

Каравон — Россиякүләм рус фольклоры фестивале, Татарстан Республикасында рус халык бәйрәме. 2003 елдан Татарстан Президенты әмере буенча ул дәүләт статусындагы бәйрәмгә әйләнде һәм ел саен шул ук исемдәге рус фольклоры фествиале белән берлектә Лаеш районының Никольское авылында уздырыла.

Казанда һәм Яр Чаллыда Сабантуй 23 июнь, ә Татарстанның район үзәкләре һәм авыл җирлекләрендә 16 һәм 17 июньдә үтәчәк.

Сабантуй Россиядә футбол буенча Чемпионат узу көннәренә туры киләчәк. 24 июнь көнне Казанда Польша һәм Колумбия җыелма командаралы матчы узачак.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында «Җомга көн» фольклор ансамбленең ун еллыгын билгеләп үттеләр
Далее: Халыклар Дуслыгы йортында Казан ветераннарына бушлай юридик ядәм күрсәтәчәкләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57