Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан президенты татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан президенты татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

admin 26.04.2017

(26 апрель, 2017 ел) 2017 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 131 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Г. Тукай исемендәге скверда урнашкан шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.

 

view_2493807_2131165

Татар классигы истәлеген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы хакимияте әгъзалары, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республика парламенты депутатлары, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре дә хөрмәтләде, дип хәбәр итә республика башлыгының мәтбугат хезмәте.

view_2493807_2131171

Бу вакыйга уңаеннан Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узачак.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының матбугат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Рөстәм Миңнеханов: «Россиянең үзенчәлеге һәм кодрәте – халыклар дуслыгы һәм бердәмлегендә»
Далее: Казанда «Дуслык һәм татулык дәресләре» проектының чираттагы сезоны ябылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57