(18 июль, 2016 ел) Түбән Новгород шәһәрендә узган XVI Федераль Сабан туенда Россиянең 47 төбәгеннән кунаклар җыелды. Эш сәфәре кысаларында әлеге бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Шәрәфле куаклар арасында Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Милләтләр эше буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Павел Семенов һәм башкалар.
Бәйрәм буласы урынга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Шанцев Татарстан Республикасы Түбән Кама мунициципаль районы тарафыннан оештырылган татар утарында булдылар, шулай ук «Осталар шәһәре», «Дуслык бәйләме» кебек төрле тематик мәйданнарны, Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре әйберләре күргәзмәләрен карадылар.
Сабантуйны ачудагы чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, татарлар өчен бу – Татарстан Республикасыннан читтә дә уздырыла торган, бик көтеп алынучы һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Аерым алганда, Сабантуй быел Россиянең 57 төбәгендә һәм 27 чит илдә уздырыла.
Рөстәм Миңнеханов быел Сабан туйлары дөньяның 27 илендә, Россиянең 57 төбәгендә узуын искә алды.
«Сабан туе татар халкының теле, мәдәнияте, традицияләре үзенчәлеге белән таныштыра. Федераль бәйрәмне оештыручыларга, аеруча Түбән Новгород өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә шундый куанычлы вакыйгаларга җыелып очрашырга язсын», – дип теләде Рөстәм Миңнеханов.
Федераль Сабантуй Түбән Новгородта икенче тапкыр уздырыла. Губернатор Валерий Шанцев искәрткәнәчә, Түбән Новгородта Татарстан Республикасы сәнгать осталарының зур концерты булган һәм Уразовка авылында мәшһүр татар җырчылары Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачу тантанасы узган.
Олег Мельниченко Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән Сабантуй белән котлау сүзләрен укыды.
Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсе кешеләренә татар мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенә микроавтобус ачкычын тапшырды.
Паркта Татарстан һәм Түбән Новгород һөнәрчеләренең кул эшләре ярминкәсе эшләде. Татар чигүле түбәтәй-калфаклары, күн һәм киездән тегелгән йомшак чүәкләр, көмеш зәркан бизәнү-ясану әйберләре, сувенирлар, Татарстан китап нәшрияты басма продукциясе, мөселман киемнәре, дини китаплар сатылды, ә Түбән Новгород ягының оста куллары танылган «хохлома» һәм «Городец» прәннекләрен тәкъдим итте.