Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан проекты федераль конкурста җиңү яулады

Татарстан проекты федераль конкурста җиңү яулады

admin 08.10.2019

(8 октябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Дуслык һәм татулык дәресләре» интерактив мәдәни-белем бирү проекты II Бөтенроссия милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң әйбәт практикалар конкурсында җиңү яулады.

Конкурс киләчәктә тиражлау һәм ярдәм күрсәтү өчен иң кызыклы һәм перспективалы инициативаларны барлау максатыннан оештырыла. Экспертлар илнең барлык төбәкләреннән килгән барлыгы 220гә якын гариза караган.

Дуслык йортының «Дуслык һәм татулык дәресләре»ндә гомуми белем бирү мәктәпләренең җиденче сыйныф укучылары катнаша. Проект 2016 елдан бирле тормышка ашырыла. Ул өч өлештән тора: танып-белү, белем бирү һәм күңел ачу.

Уроки Дружбы и согласия (03.10.19)

Беренче өлештә укучылар өчен Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты буйлап экскурсия оештыралар. Икенче өлештә балалар яшьүсмерләр арасындагы милләтара мөнәсәбәтләр темасын яктырткан кыска метражлы фильмнар карыйлар һәм интерактив рәвештә фикер алышалар.

Уроки Дружбы и согласия (03.10.19)

Өченче өлештә Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары катнашында концерт программасы күрсәтелә.

Уроки Дружбы и согласия (03.10.19)

2016 елда проект «Иң яхшысы — балаларга» сыйфат билгесе белән билгеләп үтелде, ә 2018 елда ул Россия Федерациясе Президенты грантлары конкурсында җиңү яулады. Нәтиҗәдә, Татарстанның 10 шәһәре һәм районында күчмә Дуслык дәресләре узды, җирле мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә мондый Дәресләрне оештыру практикасын аңлату максатыннан укытучылар өчен мастер-класслар оештырылды.

II Бөтенроссия милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң әйбәт практикалар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү октябрь ахырында Мәскәү шәһәрендә үтәчәк,

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарча җырлыар башкаручы Наилә Фатехова Казанда концерт куйды
Далее: «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең дүрт сайлап алу турында 190нан артык чыгыш каралды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57