Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Рәисе эшлекле сәфәр белән Ингушетиягә килде

Татарстан Рәисе эшлекле сәфәр белән Ингушетиягә килде

admin 29.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ингушетиягә эш сәфәре кысаларында республика башлыгы Мәхмүт-Али Кәлиматов белән очрашты.

Татарстан Рәисе хезмәттәшенә чакыруы һәм җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде. «Безнең төбәкләр арасында традицион рәвештә бик җылы мөнәсәбәтләр урнашкан. Ингушетия белән Татарстанның берничә эре предприятиесе хезмәттәшлек итә. Тулаем алганда, энергетика, машина төзелеше, газ-мотор техникасы, агросәнәгать комплексы, ИТ- сфера кебек өлкәләрдә тәэмин итүне арттыру һәм элемтәләрне ныгыту өчен зур потенциал күрәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе кыскача Россиянең алдынгы һәм сәнәгый яктан алга киткән төбәге буларак Татарстанның икътисадый потенциалы турында сөйләде.

Ингушетия Башлыгы, үз чиратында, төбәк үзе өчен тәҗрибә алырга ниятләгән тармакларны билгеләде, дип ассызыклады. «Сезнең инвестицияләр җәлеп итү, территорияләр белән идарә итү тәҗрибәгез, цифрлаштыруны үстерү — без үзебез өчен билгеләгән һәм сездән тәҗрибә алырга теләгән юнәлешләрнең бер өлеше», — дип билгеләде Мәхмүт-Али Кәлиматов.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан белән Ингушетия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен эш төркеме төзеләчәк. Бу юнәлешне Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкләячәк. Ә хезмәттәшлек юнәлешләрен җентекләп тикшерү өчен юл картасы төзеләчәк.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Продолжить чтение

Назад: Рөстәм Миннеханов республика халкын ТАССР төзелү көне белән котлады
Далее: Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Укытучы» фильмы Татарстанда һәм Үзбәкстанда төшереләчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57