Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Рәисе «Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» күргәзмәсендә булды

Татарстан Рәисе «Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» күргәзмәсендә булды

admin 29.08.2023

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» дигән традицион кием күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук экспозиция белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танышты. (ФОТО)

Бу – Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының (руслар, татарлар, чуашлар, башкортлар, марилар, мордвалар, удмуртлар) реконструкцияләнгән традицион киемнәрен булдыру буенча уникаль тарихи-этнографик проект.

Проект кысаларында экспертлар төркеме Татарстан халыкларының тупланып яшәгән урыннарындагы матди мәдәни мирасын өйрәнде. Үткәрелгән тикшеренүләр һәм экспедиция сәяхәтләре нәтиҗәләре буенча, әйдәп баручы халык мәдәнияте осталары, фәнни консультантлар җитәкчелегендә, XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы шәһәр һәм авыл халкының 29 костюмын торгызды.

Рөстәм Миңнехановка костюм комплексларының күп кенә элементлары (кием, бизәнү әйберләре, аксессуарлар) музей экспонатлары һәм шәхси коллекцияләр нигезендә кулдан эшләнгән булуларын да әйтеп үттеләр.

Татарстан Рәисе күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерде.

«Бик лаеклы эш, кызыклы экспозиция. Киләсе адым — производство оештырырга кирәк: кешеләр, теләсәләр, ошаткан милли костюмнарны сатып ала алсыннар. Бу эшне халык һөнәрләре һәм һөнәрчелек осталары белән алып барырга кирәк», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Күргәзмә 2023 елның 1 октябренә кадәр эшләячәк. Киләчәктә күргәзмә экспозициясе даими нигездә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты бинасында урнашачак.

Продолжить чтение

Назад: Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Республика көненә багышланган күргәзмә ачылды
Далее: Казан Кремлендә «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57