Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан районнарындагы Халыклар Дуслыгы йортлары Халыкара бердәмлек көненә әзерләнәләр

Татарстан районнарындагы Халыклар Дуслыгы йортлары Халыкара бердәмлек көненә әзерләнәләр

admin 04.10.2017

(4 октябрь, 2017 ел) Бер айдан, 4 ноябрь көнне Россиядә Халыкара бердәмлек көне бәйрәм ителәчәк. Татарстан районнарында эшләп килүче барлык сигез Халыклар Дуслыгы йортлары да әлеге бәйрәм уңаеннан чаралар оештырачак.

3 ноябрь көнне Нурлатта «Бердәмлектә безнең көчебез» концерт программасы оештырылачак. Шул ук көнне Менделеевск районы коллективлары шәһәр Мәдәният йортында узачак зур масштабтагы концертта чыгыш ясаячак.

Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә»Халыклар Дуслыгы йорты вәкилләре «КАМАЗ» Мәдәният йортында үтәчәк бәйрәм чараларында катнашачак. Ә яңа гына Азнакай районында ачылган Халыклар Дуслыгы йорты «Бердәм булганда без көчле» дим исемләнгән чара оештыра.

4 ноябрь көнне, Халыкара бердәмлек көнендә Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында «Татарстан— уртак йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты үтәчәк.

Шул ук көнне Түбән Каманың милли-мәдәни автономияләре шәһәрнең Халык иҗаты йортында узачак халыклар дуслыгы фестивалендә катнашачак.

Тәтештә чуаш милли-мәдәни үзәге чуаш язучысы М. Сэспель иҗатына багышланган әдәби кичә оештыра. Шушы ук көнне район Мәдәният йортында Халыкара бердәмлек көненә багышланган концерт узачак.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Татарстан — уртак йортыбыз» фестиваленең Арчада үткән зона сайлап алу турында 200дән артык кеше катнашты
Далее: Котлыйбыз!

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57