Татарстан парламентарийлары чит ил гражданнарын эшкә урнаштыруны җайга салуга юнәлдерелгән закон проектларын эшләде. Бу хакта Баулы районында узган Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.
«Аерым алганда, Татарстан Дәүләт Советы «Аерым эшчәнлек төрләрен лицензияләү турында» гы Федераль законга төзәтмәләр әзерләде, алар белән Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын эшкә урнаштыручы кадрлар агентлыклары эше өчен махсус рөхсәтләр кертү планлаштырыла», — диде ул.
Закон проектлары чит ил гражданнарына адаптациядә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Мөхәммәтшин сүзләренчә, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләренә республикага килүче мигрантларга күбрәк игътибар бирергә кирәк.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге.