(8 октябрь, 2015 ел) Фестивальнең оештыручылары булып традицион мәдәният үсеше Республика үзәге, Татарстан халыклары Дуслык Йорты һәм Яр Чаллы шәһәренед “Родник” халыклар Дуслык Йорты тора.
Фестиваль Татарстан Республикасы фин-угор халыклары традицион мәдәниятын саклау һәм үстерү, яңа үзешчән фольклор коллективларын табу, шулай ук яшьләрдә үз халкының милли мәдәниятына кызыксыну уяту һәм Татарстанның башка халыклары мәдәниятына хөрмәт формалаштыру максатында уза.
Фестиваль кысаларында Яр Чаллы шәһәренең “Родник” халыклар Дуслык Йортында фольклор коллектив җитәкчеләре өчен мастер-класслар үткәреләчәк. Мастер-классларны Мари Эл, Удмурт Республикасы һәм Мордва Республикасыннан килгән фольклор белгечләре алып барачак.
Фестивальдә катнаша ала: халык башкаручылары һәм этнографик ансамбльләр; фин-угор халыкларының локаль гореф-гадәтләрен һәм башкару үзенчәлекләрен саклаучы, репертуарларында фольклорның төрле жанрлары (җыр, бию, уен коралларында уйнау), халык бәйрәмнәре өзекләре, гореф-гадәтләре, йолалары, халык уеннары, ярышлары булган фольклор ансамбльләр. Катнашучылар яше – 16-75 яшь.
Фестиваль 2 турдан тора: 1 тур фин-угор халыклары вәкилләре җыйнак булып яшәгән муниципаль районнарда үтәчәк. I тур барышында алдан сайлап алу формасы, жюри исемлеге урында үзлектән сайланачак. 2 тур – читтән торып оештырыла. Жюри фестиваль катнашучыларының чыгышы төшерелгән видеотасмаларны кабул ителә.
I тур нәтиҗәләрен, фестивальдә катнашу гаризасын, анкетасын Республика оештыру комитетына 2015 елның 2 нояберенә кадәр Яр Чаллы шәһәренең “Родник” халыклар Дуслык Йорты адресы буенча ddnrodnik@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.