(16 март 2015) Килешү үзара хезмәттәшлеккә юнәлтелгән
Бүген Казанда ике дини оешма – Татарстан Республикасы һәм Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтләре арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Әлеге мөһим документка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин кул куйды. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Килешүнең төп юнәлешләре булып үзара тәҗрибә уртаклашу, Татарстан һәм Иваново Диния нәзарәтләренә караган дини уку йортлары һәм мәчетләрдә стажировка узу өчен дин әһелләре һәм имамнар, мәдрәсә укытучылары һәм студентлары делегациясен кабул итүне оештыру; дини уку йортларын һәм китапханәләрен җиһазландыру, дини әдәбият һәм дәреслекләр белән тәэмин итүдә үзара ярдәмләшү; хәләл-индустрияне үстерү өлкәсендә, ислам нигезләрен, татар телен, тарихи, мәдәни һәм дини мирасны өйрәтү буенча түгәрәкләр, якшәмбе мәктәпләре оештыруда үзара булышу тора.
Шуны да билгеләп узу кирәк: Фәрит Ляпинның республика мөфтиятенә эш сәфәре кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты проектлары белән таныштырды.
Чыганак: «Татар информ» ИА